Лобачевский исемендәге лицей укучысы - "Газпром" укучыларының химия буенча тармак олимпиадасы призеры

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның 9 нчы сыйныф укучысы Айдар Баһаветдинов - химия буенча мәктәп укучыларының «Газпром» тармак олимпиадасының 2 нче дәрәҗә дипломы иясе. Аның нәтиҗәсе - 14,25 балл. КФУның Медиакоммуникацияләр үзәгенә Лобачевский исемендәге лицей химия укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Ольга Романова сөйләгәнчә, 8 нче сыйныфтан башлап Айдар Баһаветдинов олимпиадага әзерләнү түгәрәгендә шөгыльләнә. Ул химия буенча олимпиадаларның муниципаль, төбәк этаплары, КФУның Төбәкара олимпиадалары, шулай ук Химия буенча Бөтенсебер олимпиадасының призеры булган. "Тармак олимпиадасы онлайн-форматта узды. Мондый чараларда катнашу өчен мәктәп программасы кысаларыннан артыграк белем булу кирәк. Без күп шөгыльләндек. Айдар өчен бу беренче чиратта тәҗрибә, зур хезмәт нәтиҗәсе ", - дип уртаклашты О.Романова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International