ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның Халыкара балаларны яклау көне белән котлавы

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Кадерле дуслар! 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Көтеп алынган җәй айлары әлеге матур бәйрәмнән башлана. Балаларыбызны, аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын, укытучыларын бәйрәм белән котлыйм!

Халыкара балаларны яклау көне күпкырлы мәгънәгә ия. Ул балалар бәйрәме генә түгел. Бу көн безгә, өлкәннәргә, зур җаваплылык турында искә төшерә. Балаларыбыз турында кайгырту – җәмгыять иминлегенең төп һәм мөһим шарты. Без балаларыбызга игътибарлы булырга, аларда кешелеклелек һәм мөстәкыйльлек сыйфатлары, үз Ватаныбызга мәхәббәт хисе тәрбияләргә тиеш. Яшь буынны лаеклы үсеш шартлары, белем алу һәм шәхес буларак үсү өчен уңай җирлек белән тәэмин итүдә мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк.

Республикабызда балаларга белем бирүгә юнәлдерелгән күп кенә проектлар һәм программалар гамәлгә ашырыла, ял итү өчен шартлар тудырыла. Үз чиратында, Татарстан укучылары да төрле юнәлештәге бәйгеләрдә, олимпиадаларда, ярышларда һәм фестивальләрдә республикабызның данын лаеклы яклый.

Кадерле балалар, без сезнең белән горурланабыз! Акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Сез – безнең киләчәгебез, өметебез! Сәламәт, бәхетле булыгыз, теләкләрегез чынга ашсын, якыннарыгызның мәхәббәтен һәм дусларыгызның тугрылыгын тоеп яшәгез!

Әти-әниләргә күбрәк куанычлы көннәр, ныклы сәламәтлек, гаилә тынычлыгы, муллык, зур уңышлар телим. Һәр йорт балалар көлгән тавыштан яңгырап, елмаюдан балкып торсын. Балаларыгызны саклагыз, аларны яклагыз һәм хөрмәт итегез!

Кызганыч, барлык балалар да туган гаиләләрендә яшәү мөмкинлегенә ия түгел. Гомерен балалар белән эшләүгә багышлаган педагогларга, шулай ук сабыйларны тәрбиягә алган гаиләләргә аерым хөрмәт сүзләре җиткерәсе килә. Олы йөрәкле, киң күңелле, сабыр, юмарт булганыгыз рәхмәт сезгә.

Балачак – иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт. Һәр баланың тормышын тыныч, имин; көннәрен кояшлы итү – без, өлкәннәрнең, бурычы. Бәйрәм белән!

 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары

- Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры                              Р.Т. Борһанов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International