Көллияткә керү өчен документ тапшыру вакыты 25 августка кадәр озайтылды

2020 елның 6 июне, шимбә

Көллиятләргә керү өчен документлар тапшыру вакыты август ахырына кадәр озайтылды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушкога сылтама белән хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, министрлык укырга керү белән бәйле бюрократияне мөмкин кадәр киметергә тырышкан. Абитуриент, медицина белешмәләре сканнарын да кертеп, үз документларының сканнарын гади һәм уңайлы рәвештә җибәрү өчен документларны Россия почтасы, электрон почта һәм дәүләт хезмәтләренең төбәк порталлары ярдәмендә тапшыра алачак.

«Барысы да абитуриентлар үз документларын электрон рәвештә җибәрә алсын өчен эшләнгән. Документларны кабул итү вакыты – август ахырына, ә кайдадыр буш урыннар булса – ел ахырына кадәр озайтылды», - дип белдерде Глушко «Комсомольская правда» радиосы эфирында. Алып баручы искәртеп үткәнчә, документлар тапшыру вакыты 25 августка кадәр озайтылган.

Глушко билгеләп үткәнчә, көллияткә укырга керүчеләр документларының төп нөсхәләрен ел ахырына кадәр китерә алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International