2020 елның 15 июненә "Земский учитель" федераль программасы буенча Татарстан Республикасында 53 дәгъвачыдан документлар кабул ителде.
Гаризалар һәм документларны кабул итү һәм теркәү 2020 елның 30 июненә кадәр озайтылды. Сайлап алу конкурсы нәтиҗәләре 2020 елның июль аенда ясалачак.
Исегезгә төшерәбез, "Земский учитель" программасы Россиянең барлык төбәкләрендә дә 2020 елның гыйнварында эшли башлады. Программага кергән һәм сайланган урынга күченеп килгән укытучылар дәүләттән 1 млн. сум акча алачак.
2019 елның 20 февралендә Федераль Җыенга еллык юллама барышында В.В. Путин зур булмаган торак пунктларда педагогларга ярдәм итү программасын эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте. Проект "Земский учитель" исемен алды.