Быел мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары «Укудагы уңышлар өчен» дигән медаль алачак.
Гадәттә, медальләр июнь ахырында БДИ тапшырганнан соң аттестатлар белән бергә бирелә иде. Әмма быел дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү һәм белем алу турында документлар бирү процедураларына үзгәрешләр кертелде. Россия Хөкүмәте Карары буенча аттестатлар Бердәм дәүләт имтиханын тапшырмыйча гына, алданрак бирелде. Медальләр әзерләүгә озак вакыт кирәклеген исәпкә алып, медальләр соңрак тапшырылачак.
Искәртеп үтәбез, югары уку йортына документлар бирү өчен «Укудагы уңышлар өчен» медале мәҗбүри түгел, бары тик аттестат кына кирәк.