Быел Әлмәттә "IT-куб" ачылачак

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Быел “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында Әлмәт политехника техникумы базасында IT-куб үзәге булдырылачак. Бу инновацион белем бирү мәйданчыгы, анда 8-17 яшьлек мәктәп укучылары кирәкле телләрне программалаштыра алачак, мобиль җайланмалар өчен кушымталар язарга, зур мәгълүматлар белән эшләргә, виртуаль чынбарлык тудырырга өйрәнәчәк. Биредә белем алуның нәтиҗәсе булып мәгълүмат системасын мөстәкыйль рәвештә эшли белү торачак. Әлеге чараны гамәлгә ашыруга 13,2 млн. сум  акча каралган (РФ - 10,7 млн. сум, ТР - 2,5 млн. сум).

2020 елда "Мәгариф" илкүләм  проекты кысаларында "Цифрлы белем бирү мохите" проектын гамәлгә ашыруга барлыгы 189,5 млн сум юнәлдерелгән, шуларның 153,5 млн - федераль өлеш, 36 млн - республика финанславы. Акчалар гомуми белем бирү һәм урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларда цифрлы мохитнең максатчан моделен кертүгә һәм "IT-куб" балаларга цифрлы белем бирү үзәген булдыруга юнәлдереләчәк.

Цифрлы белем бирү мохитенең максатчан моделен гамәлгә ашыру кысаларында 78 белем бирү оешмасы (39 мәктәп һәм 39 һөнәри белем бирү оешмасы) өчен исәпләү техникасы, программа белән тәэмин итү һәм презентация җайланмасы сатып алыначак. Ул укучыларга һәм педагогларга заманча мәгариф инфраструктурасына керү мөмкинлеге бирәчәк. Чараны гамәлгә ашыруга 176,2 млн. сум акча каралган (РФ - 142,7 млн. сум, ТР - 33,5 млн. сум).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International