Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Энгель Фәттахов: “Республиканың белем бирү системасы белән идарә итүдә анык вертикаль төзү зарур
2013 елның 13 феврале, чәршәмбе
“Мин тәртип яратам. Республиканың белем бирү системасы белән идарә итүдә анык вертикаль төзү зарур. Безгә кемнең нәрсә өчен җавап бирүен төгәл билгеләргә кирәк. Эшебезнең ахыргы нәтиҗәсе өчен һәр җитәкченең җаваплылыгын берничә тапкыр арттырырга тиешбез. Киләчәктә бергә булып, бердәм булып эшләргә язсын”, - диде бүген ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов министрлыкның Яр Чаллыда узган еллык коллегиясендә.
“Президент, шул ук вакытта Хөкүмәт җитәкчесе бу вазыйфаны миңа ышанып тапшырган икән, мин инде эшләргә дип килдем. Мин начар итеп эшләргә яратмыйм. Сездән дә шуны таләп итәсем килә”, - дип белдерде министр.
Министр үз чыгышында муниципаль дәрәҗәдә белем бирү белән идарә итү органнары эшчәнлеген оештыру мәсьәләләренә дә тукталды. Ул урыннардагы методик берләшмәләрне белем бирү идарәләре белән берләштерергә тәкъдим итте. Район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, бу очракта идарәче кадрларны туплаудагы һәм эшләтүдәге җаваплылыкның берничә тапкыр артуын белдерде. Бер үк башкару сәбәпле, урыннардагы карарларның министрлык фикерен исәпкә алып, кабул ителергә тиешлеген ассызыклады.
“Республиканың белем бирү белән идарә итү системасын үзгәртеп кору көтелә. Безнең тарафтан муниципаль дәрәҗәдә контроль функцияләрне үтәүне норматив-хокукый яктан җайга салу механизмы эшләнде. Бер үк вакытта муниципаль мәгариф бүлекләре һәм мәгариф идарәләре башлыклары һәм аларның урынбасарлары, информацион-методик үзәкләр директорлары хезмәт хакын арттыру мәсьәләсе хәл ителәчәк. Мәгариф идарәләре башлыкларын яңа җиңел машиналар белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителде. Моның өчен ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде министр.
Министр фикеренчә, урыннарда мәгариф белән бер хуҗа идарә итәргә тиеш. Мәгариф бүлекләренә һәм методик берләшмәләргә мәктәпләрдәге фронталь тикшерү һәм анализ ясау функцияләрен дә кире кайтарырга тәкъдим итте Э.Фәттахов.
Ул, шулай ук республикада һөнәри белем бирү системасын үстерү мәсьәләләренә тукталып, республика җитәкчелеге тарафыннан ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына караган һөнәри уку йортларын ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырылуын хәбәр итте.
“Шулай итеп, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың һөнәри белем бирү системасы өчен җаваплы үзәгенә әйләнә. Безнең алда һөнәри белем бирү системасын реформалаштыру, белем бирү программаларын һәм техник базаны яңарту буенча чаралар тора. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә һөнәри белем бирү системасы өчен кадрлар әзерләү буенча эшкә сәләтле системаны булдыру зарур”, - дип белдерде Э.Фәттахов.
Ул республикада 2013-2020 елларга һөнәри белем бирүне үстерү буенча дәүләт программасы кабул ителүен, министрлыкның бу үз юнәлештәге программасы булырга тиешлеген ассызыклап үтте.
Фото http://prav.tatarstan.ru сайтыннан
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Казанда социаль медиада агарту эшчәнлеге алып баручы педагог-остазлар җыелачак
21 апрельдә Казанда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Бөтенроссия агартучы-остазлар бергәлегенең көндезге төбәк слеты узачак.
17
апрель, 2026 ел
Казанның ике укучысы Россия җыелма командасы составында 60 нчы Менделеев олимпиадасында катнаша
15 апрельдән 23 апрельгә кадәр М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында химия буенча 60 нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) уза.
Физика һәм биология буенча БДИның вакытыннан алда уздырылган чоры нәтиҗәләре расланды
31 мартта узган физика һәм биология буенча БДИның вакытыннан алда уздырылган чоры нәтиҗәләре расланды.
Тугызынчы сыйныф укучылары өчен рус теле буенча өстәмә йомгаклау әңгәмәсе 20 апрельдә узачак
20 апрельдә 9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теле буенча өстәмә йомгаклау әңгәмәсе узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз