ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты Россиянең мәгариф белән идарә итү органнарының иң яхшы биш сайты исемлегенә кергән

2013 елның 15 феврале, җомга
“Яңалыклар” мәгълүмат агентлыгы “Социаль навигатор” проекты кысаларында “Югары икътисад мәктәбе” Милли тикшеренү университетының Мәгариф үсеше институты белән бергә мәгариф белән идарә итү органнары сайтларының мәгълүмати яктан ачык булуына бәйле рейтинг әзерләгән.
Тикшерүчеләр РФ 82 субъектыннан 83 сайтта урнаштырылган мәгълүматларның ачык һәм тулы булуын тикшергән. Шулай ук төрле төбәкләрдә нинди мәгълүматның кирәкле булуына һәм әлеге сайтларда кайсы мәгълүмат кызыксындыруына бәйле әти-әниләрдән сорау алынган.
Мәскәү Мәгариф департаменты һәм Ямал-Ненец автоном округы Мәгариф департаменты рейтингның лидерлары булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International