Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев VII Гомумроссия ата-аналар җыелышында катнашты, ул анда яңа уку елында БДИ һәм ТДИ ничек үткәреләчәге турында сөйләде.
Ул хәбәр иткәнчә, 2021 елгы БДИ һәм ТДИ контроль үлчәү материаллары проектлары, уку елы башланыр алдыннан, гадәттәгечә, Федераль педагогик үлчәүләр институты сайтында бастырылган. БДИда үзгәрешләр принципиаль характерда түгел: кайбер фәннәр буенча аерым биремнәрнең модельләре үзгәрде. Биология буенча имтихан эшен башкару вакыты артты. 2021 елгы БДИда күпчелек уку предметлары буенча имтихан модельләре камилләштерелгән: КИМның практик өлеше үсә.
2021 елның иң мөһим үзгәреше - информатика буенча БДИны компьютер формасында үткәрү. Әлеге имтиханны компьютер форматына күчерү алдыннан зур әзерлек эше башкарылды. "Технология тикшерелгән. Хәзер без Мәгариф министрлыгы һәм төбәкләр белән, мәктәпләрнең компьютер паркы яңартылсын һәм имтихан уздыру өчен барлык таләпләргә туры килсен өчен эшлибез ", - дип хәбәр итте Анзор Музаев.