14 февраль Казанда, ТР Министрлар кабинетында, “Татар теленә өйрәтү буенча “Ана теле” онлайн-мәктәбе проектын эшләтеп җибәрү турында” брифинг булды.
Брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин һәм Россиядә һәм БДБ илләрендә EF Corporate Language Learning Solutions генераль директоры Эдуард Балдаков катнашты.
Проект өстендә ТР тел белгечләре, галимнәре, укытучылары эшли: проектның өлкән менеджеры - Фәнүзә Тарасова, академик җитәкче – Кәдрия Фәтхуллова, курсның эчтәлеген эшләү буенча баш мөхәррир – Гөлшат Галиуллина, проектның матбугат менеджеры – Раил Өметбаев, техник команда җитәкчесе Ринат Гыйльмуллин.
“Ана теле”ндә 9 тел дәрәҗәсе каралган, бу база дәрәҗәсеннән югарыракка ирешергә мөмкинлек бирә. Проектның яңалыгы – татар теле укытучылары белән сөйләшү класслары булуы”, - дип билгеләде Данил Мостафин. Хәзер “Ана теле” онлайн мәктәбендә укучылар саны 2042 кадәр җиткән.
Данил Мостафин калган 8 тел дәрәҗәсенең чыгу вакытын әйтте: “28 нче февральда – 2 һәм 3 нче дәрәҗә, 31 нче март – 4 нче, 2 нче май – 5 һәм 6 нчы дәрәҗә, 31 нче май – 7 нче дәрәҗә, 31 нче июль – 8 һәм 9 нчы дәрәҗәләр”.
Ул проектны үстерү максатыннан, хәзерге вакытта КФУ белән үз эченә татар теленә дистанцион өйрәтү, укыту-методик кабинетларны берләштергән үзәк булдыру мәсьәләсе хәл ителүен хәбәр итте.
“Ана теле” бик күп видео-, аудио- һәм фотоматериалларны үз эченә ала, - дип сөйләде Э. Баладков. – Һәрбер дәрес соңында укучы теманы ныгыту өчен, берничә күнегү башкара, алга таба система билге чыгара һәм хаталарга сылтама бирә, укучының эчке мотивациясен ныгыта”.