Яңа уку елы башлану белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә дезинфекция чаралары һәм җиһазлар сатып алуга законсыз рәвештә акча җыю турында ата-аналардан мөрәҗәгатьләр саны артты. Исегезгә төшерәбез, балалар һәм укучыларның ата-аналарыннан акча җыю катгый тыела, шул исәптән гигиена һәм саклану чараларын алу өчен дә.
Әгәр дә ата-аналар мәгариф учреждениеләре администрацияләре тарафыннан шундый таләпләр белән очраша икән, алар муниципаль мәгариф идарәсе органына яки ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына мөрәҗәгать итә ала. Әлеге сорау аерым контрольдә тора, һәм һәр шундый мөрәҗәгать буенча Министрлык тарафыннан тикшерү уздырылачак. Нинди дә булса фактлар расланган очракта, мондый эшчәнлек мәктәп администрациясе тарафыннан чикләнәчәк.
Шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм башка мәгариф учреждениеләрендә законсыз рәвештә акча җыю буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен даими “кайнар линия” эшләвен дә исегезгә төшерәбез: (843) 237-74-94. Эш көннәрендә 09:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр шалтратырга мөмкин.