Сыйныф җитәкчеләре 5 мең сумлык беренче федераль түләүләрне алды

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Татарстан укытучылары сыйныф җитәкчелеге өчен 5 мең сумлык беренче түләүләрне алды. 

Федераль бюджеттан ай саен түләнә торган пособие 1 сентябрьдән сыйныф җитәкчесе булып эшләүче барлык укытучыларга бирелә. Федераль бюджеттан айлык түләүләр өчен быел республикага 619,4 млн сум бүлеп бирелде, 2021 елдан башлап бу сумма 1 млрд 858,2 млн сум була.

Республика бюджеттыннан алдан билгеләнгән түләүләр дә бирелә. Бу — аена бер сыйныф өчен 550 сум, бер укучы өчен 50 сум. Моңа кадәр республикада сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләү аена 2046 сум (авыл мәктәбендә 1311 сум, шәһәр мәктәбендә 2508 сум) иде. Хәзер бу сумма 7046 сум (авыл мәктәпәрендә 6311 сум, шәһәр мәктәбендә 7508 сум) була.

Мәгариф һәм фән министрлыгы белешмәсе буенча, Татарстанда 23 мең 787 сыйныф җитәкчесе эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International