Саба муниципаль районында Әбрар Кәримуллин исемендәге укучыларның республика фәнни – гамәли конференциясе үтте

2013 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе
2013 нче елның 27 нче февралендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының еллык планы нигезендә күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнү, укучыларда фәнни – тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, укучыларда телебезгә, милли гореф – гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү максатында, Саба муниципаль районында Әбрар Кәримуллин исемендәге укучыларның республика фәнни – гамәли конференциясе үтте. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Раиф Зиннәтуллин, Саба муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Илфат Шакиров чыкты.
Конференциядә республика мәгариф учреждениеләренең 8 – 11 сыйныфларанда белем алучы 148 укучы катнашты. Конференция кысаларында “Татар филологиясе”, “Рус филологиясе”, “Инглиз теле”, “Тарих”, “Татар халкының тарихы һәм мәдәнияте” секцияләре эшләде. Укучыларның кызыклы эзләнү эшләренә компетентлы жюри - Казан (Идел буе) федераль университет галимнәре гадел бәя бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International