Яр Чаллы педагогика университетында "Мәдәниятләр диалогы" узды

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

20 октябрьдә Яр Чаллы педагогика университетында «Белем бирү эшчәнлеге контекстында мәдәниятләр диалогы» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе форматында мәктәпкәчә, урта гомуми, һөнәри, югары һәм өстәмә һөнәри белем бирү белгечләре өчен «Мәдәниятләр диалогы» мәдәни-мәгариф проекты тормышка ашырылды.

Конференция ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы патронажы астында НГПУ базасында уза. Конференциядә мәктәпкәчә, урта, махсус, өстәмә, югары һөнәри белем бирү белгечләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, югары уку йортлары укытучылары, фәнни хезмәткәрләр, магистрантлар һәм студентлар катнашты.

Пленар утырыштан соң секцияләрдә эш башланды, алар кысаларында мастер-класслар, тренинглар, семинарлар һәм түгәрәк өстәлләр узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International