Татарстан мәгариф һәм фән министрының ике урынбасары билгеләнде

2020 елның 4 ноябре, чәршәмбе

2 ноябрьдә республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган тиешле күрсәтмәләр белән Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасарлары билгеләнде. 

Министр урынбасары -Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе итеп Рәмис Мөҗипов билгеләнде. Ул элек әлеге департамент җитәкчесе урынбасары вазифасын биләгән иде.

Шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары вазыйфасына Миңзәлия Закирова билгеләнде.  Ул  2011 елның сентябреннән Казан башкарма комитетының Мәгариф идарәсенең Вахитов һәм Идел буе районнары буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International