Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен "Сыйныф эше!” VII Республика бәйгесе игълан ителә

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасында  “Сыйныф эше!” VII Республика бәйгесен игълан итә. Конкурс ТРда мәгариф һәм фән системасын модернизацияләү һәм үстерү процесслары турында мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, укытучы хезмәтенә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыруга һәм педагог һөнәренең абруен күтәрүгә ярдәм итүче иң яхшы журналист иҗаты үрнәкләрен ачыклау һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Анда катнашырга массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, журналистлар, блогерлар, фотокорреспондентлар чакырыла.

Конкурста катнашуның төп шартлары булып, ТР Мәгариф һәм фән үсеше юнәлешләрен кызыклы һәм объектив яктырту, шулай ук конкурс материалларына куелган таләпләргә туры килү тора.

Конкурсның жюри составына мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләре, медиакоммуникацияләр һәм иҗтимагый элемтәләр өлкәсендәге белгечләр һ. б. керә.

Конкурска бирелә торган материаллар 2020 елның 1нче гыйнварыннан 15нче декабренә  кадәр эфирда күрсәтелергә, басылып чыгарга яисә урнаштырылырга тиеш.

Номинацияләр исемлеге һәм конкурс турында тулы мәгълүмат биредә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International