Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына ата-аналардан 2020 елның декабрендә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балалар өчен яңа ел тамашалары үткәрү турында күпсанлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле түбәндәгеләрне хәбәр итәбез.
Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә массакүләм чаралар тыелган. Әмма бу балаларның көтеп алган чыршы бәйрәмнәре булмаячак дигән сүз түгел. Бәйрәмнәрне Роспотребнадзор таләпләрен катгый үтәп уздыру планлаштырыла. Чаралар бакчаларда төркемнәр, ә мәктәпләрдә класслар һәм параллельләр буенча үтәчәк.
Быел Кремль чыршысы булмаячак, ә Татарстанда Президент чыршы бәйрәме кайбер чикләүләр кертеп уздырылачак. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматына караганда, чарадагы кунаклар саны чикләнәчәк, шулай ук битлек кию мәҗбүри булачак.
Тагын да төгәлрәк мәгълүматны декабрь башында алырга мөмкин булачак.