Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
КДЭУ да өйрәнү подстанциясе төзелешенә старт бирелде
2013 елның 14 марты, пәнҗешәмбе
Казан дәүләт энергетика университеты биләмәсендә, өйрәнү подстанциясе төзелеше өчен нигезгә капсула салу тантанасы узды. Полигон төзелешенә старт бирү чарасында Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов, төзелеш эшенә үз өлешен кертергә җыенучы оешма җитәкчеләре, вузның студент төзелеш отряды вәкилләре катнашты.
“Әлеге вакыйга Казан дәүләт энергетика университеты үсеше өчен зур әһәмияткә ия вакыйга. Әлеге полигон Россиядә бердәнбер”, - дип, Эдвард Абдуллаҗанов, инициативаны хуплап, ярдәм күрсәткән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.
Ректор чыгышында билгеләп узганча, подстанция заманча җайланмалар белән җиһазланачак. Аның төзелешен агымдагы елның июненә төгәлләү ниятләнә. Проект “КЭР-Холдинг”, “Ресурс-Холдинг”, “Инвент Электро”, “Сетевая компания” кебек иганәче компанияләр хисабына да гамәлгә ашырыла. Төзелешкә шулай ук Россия һәм чит ил ширкәтләре акча бүлеп биргән, полигон артыннан тәүлек буе күзәтү куелачак.
“Подстанция 110/10 кВ” өйрәнү-җитештерү полигоны җиһазы бәясе берничә дистә миллион сумга җитә. Эдвард Абдуллаҗанов әйтүенчә, әлегә бу уникаль лаборатория КДЭУ һәм Казан энерготехникумы студентлары өчен генә дип төзелә. “Тәҗрибә туплау өчен илнең башка уку йортларыннан килергә теләк белдерүчеләр өчен безнең ишекләр ачык”, - диде ректор. Әйтергә кирәк, әлеге подстанциянең һөнәри ориентацияне көчәйтү өчен дә әһәмияте зур булачак. КДЭУ студентларының белемнәрен практикада ныгыту, энергетика тармагы һәм сәнәгый предприятие хезмәткәрләрен яңадан әзерләү, фәнни тикшеренүләр өчен ул зур роль уйнаячак. Подстанциядә шулай ук лаборатор дәресләр үткәрергә мөмкин булачак.
Эдвард Абдуллаҗанов искәртеп узганча, гамәлдәге подстанцияләрдә көчәнеш 110 мең вольтны тәшкил итсә дә, куркынычсызлыкны күздә тотып, өйрәнү полигонында ул 230 вольт кына булачак.
Яңа техникадан тыш, полигонда иске җиһазлар да куелачак. Бу студентларга, энергетика тармагының ни рәвешле үсеш алуын чагыштырып бәяләү йөзеннән эшләнә.
Тантанада булган рәсми затлар һәммәсе дә подстанция нигезенә капсула салуда катнашты.
Фото http://kgeu.ru/ сайтыннан
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиада Гран-при алдылар
Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казан «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Арча мәктәбе укучысы «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында көмеш медаль яулады
Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Ранель Гаптелбәров “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында яшүсмерләр арасында “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көмеш призер булды, дип хәбәр итәләр Арча муниципаль районының ВКдагы рәсми аккаунтында. Ярышлар Оренбургта узды.
Биектау районында МХО сугышчысы истәлегенә «Герой партасы» ачтылар
Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган “Герой партасы” ачылды.
«ЕГЭ - это про100!» бөтенроссия онлайн-марафоны
2026 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында “БДИ - ул про100!” Бөтенроссия онлайн-марафоны үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз