Татарстанда татар телендә белем бирүче укытучылар өчен грантка бәйге игълан ителде

2020 елның 21 ноябре, шимбә

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы татар телендә укыта торган педагоглар өчен грантка бәйге игълан итә. 

Бәйге татар телендә белем бирүнең сыйфатын арттыруны стимуллаштыруга, мәктәп укучылары белән эшне оештыруга инновацион алымнар таратуга, талантлы укытучыларга ярдәм итүгә, шулай ук туган телдә укытуның нәтиҗәле педагогик тәҗрибәсен таратуга юнәлдерелгән.

Бәйгедә бер яки берничә фәнне татар телендә укыта торган беренче яки югары квалификация категориясендәге укытучылар катнаша ала. Аерым алганда, математика, информатика, химия, физика, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, татар теле, физкультура, җыр, технология, тормыш иминлеге нигезләре фәннәрен укытучылар катнаша ала.

Моннан тыш, грантка балаларга татар телендә белем бирә торган һәм һөнәри эшчәнлектә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән башлангыч сыйныф укытучылары да дәгъва итә ала.

Педагоглардан гаризалар 1 декабрьгә кадәр кабул ителә. Бәйге комиссиясе аларны 2-4 декабрь көннәрендә караячак. Ә 7-9 декабрьдә грант бирү яки грант бирүдән баш тарту турында карар кабул ителәчәк.

Бәйге шартлары турында тулырак мәгълүмат белән әлеге сылтама аша узып танышырга була: https://mon.tatarstan.ru/granti_dlya_ychitelei.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International