11 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе көне алдыннан, Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасы Конституция суды «Конституцион хокук белгече» конкурсы үткәрделәр. Чара Татарстан Республикасы Конституция суды мәйданчыгында узды. Конкурста республика гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучылары катнашты. Конкурста җиңүчеләр һәм катнашучылар чараны оештыручылардан истәлекле бүләкләр алды. Укучылар өчен шулай ук Татарстан Республикасы Конституция суды бинасы буенча экскурсия үткәрелде.