Бүген Илсур Һадиуллин онлайн-эфирда “Мәгариф” илкүләм проектын тормышка ашыру турында сөйләячәк

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру: 2020 елга йомгаклар һәм 2021 елга планнар. Бүген, 14 декабрьдә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында узачак  #Татарстан Онлайн тапшыруы туры эфиры әлеге темага багышланачак.

«Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә республикада нәрсәләр эшләнде? 2020 елда мәгариф учреждениеләре эшчәнлегенең  төп нәтиҗәләре нинди? Киләсе уку елында безне нинди яңалыклар көтә? Әлеге сорауларга җавапларны Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм YouTube платформаларында тапшыру барышында ишетергә мөмкин булачак.  

#Татарстан Онлайн программасы 2020 елның апрелендә эшли башлады. Проект ярдәмендә татарстанлылар актуаль темалар буенча кунакларга онлайн режимда үз сорауларын бирә алалар. Студиядә 20дән артык министр һәм республика ведомстволары җитәкчеләре кунак булды инде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International