200дән артык спикер балаларга өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре киңәшмәсендә катнашачак

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

14-15 декабрьдә Россия Мәгариф министрлыгы балаларга өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Балаларга өстәмә белем бирү - талантларны тормышка ашыру һәм үстерү мөмкинлеге» темасына Бөтенроссия киңәшмәсе уздырачак. Анда катнашучылар «Мәгариф» илкүләм проектының федераль проектларын гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышачак.

Киңәшмәдә 200дән артык спикер катнашачак, төрле форматларда 25тән артык секция эше оештырылачак, үзләренең виртуаль стендларын 50дән артык оешма күрсәтәчәк. Чарага шулай ук чит илдә яшәүче ватандашлар да, рус телен өйрәнүче һәм укытучы чит ил гражданнары да кушылачак.

Катнашу өчен теркәлү сылтама буенча мөмкин.

Киңәшмә башлану датасы һәм вакыты: 14 декабрь көнне 10:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International