Яңа Чишмә районы мәктәпләрендә Кеше хокуклары буенча бердәм дәрес булды

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Яңа Чишмә районында Кеше хокуклары буенча бердәм дәрес 10 декабрьдә билгеләп үтелгән Халыкара Кеше хокуклары көненә багышланган. Гимназиядә әлеге чарада Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова катнашкан. 

Башлангыч сыйныфларда «Без — Россия гражданнары», «Россиянең Төп законы һәм хокук» дигән темага сыйныф сәгатьләре, 5-11 сыйныф укучылары өчен видеодәресләр үткәрелгән.

Анда укучылар Бала хокуклары Конвенциясе, Кеше хокуклары декларациясе, Россия Конституциясе һәм Кеше хокуклары өлкәсендә башка документлар, шулай ук Россиядә кеше хокукларын яклау системасы һәм Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты белән танышкан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International