Видеоконференция режимында «Фәндә һәм мәгарифтә иминлек» Бөтенроссия фәнни-гамәли форумы узды. Чара РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы ярдәмендә “Спецвузавтоматика” фәнни-тикшеренү институты базасында узды. Казан федераль университетының гомуми мәсьәләләр буенча проректоры Ришат Гузейров тәкъдим итте.
Форум эшенең төп юнәлешләре РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгының һәм югары белем бирү оешмаларының Россия Федерациясе территориясендә террорчылыкка каршы тору һәм экстремизмны профилактикалау буенча дәүләт системасында роле, шулай ук югары белем бирүче мәгариф оешмаларының мәгълүмати иминлеген тәэмин итүнең нәтиҗәлелеген арттыру чаралары турында фикер алышу булды.
Форум эшендә 140 кеше катнашты: тәрбия эше буенча проректорлар, куркынычсызлык буенча проректорлар, югары белем бирү оешмалары белгечләре һәм башкалар. Чара кысаларында инфодемия чорында террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору: мәгънәви каршылыкларны җиңү һәм мәгълүмат куллануның яңа шартларына җайлашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.