Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укучыларның шахмат белән кызыксынуы артуын билгеләп үтте. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы #ТатарстанОнлайн программасында белдерде.
Министр, “Мәгариф” илкүләм проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты буенча агымдагы елда 42 авыл мәктәбендә “Үсеш нокталары” ачылды, дип сөйләде. "Алар ОБЖ, информатика, технологияләр кабинетларын җиһазландыру өчен заманча җиһазлар алды. Анда шулай ук шахмат зоналары да булдырылды. Узган ел - 90 мәктәптән артык. Илкүләм проект кысаларында барлыгы 132 мәктәптә шахмат зоналары ачылды», - дип ассызыклады ул.