Илсур Һадиуллин 2021 елда балалар бакчалары өчен түләү артуның сәбәбен аңлатты

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин киләсе елдан балалар бакчаларында ата-аналар түләве артуының сәбәбен аңлатты. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы #ТатарстанОнлайн программасында әйтте.

Министр 2021 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчаларында ата-аналар түләвенең 4 процентка артуы көтелгәнлеген искәртте.

«Ата-аналарның 80 проценты өчен түләү 125 сумга артачак. Ата-аналар түләве елга бер тапкыр арта. Төп масса өчен ул 3 252 сум тәшкил итәчәк. Ата-аналар бары тик карау һәм тәрбия өчен генә түли, бирегә ашату, балаларны карау, кухня хезмәткәрләре эше керә. Ә калган чыгымнарны республика үз өстенә ала», - диде Һадиуллин.

Ул шулай ук бала балалар бакчасына йөрмәгән вакытта, ата-аналар туклану өчен түләми, диде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International