Казанда Куюки һәм Яңа Салмачи бистәләрендә балалар бакчалары һәм мәктәпләр булырга тиеш. Бу хакта #Татарстан Онлайн программасында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.
"Мондый проблема бар. Анда әлегә мәктәпләр юк. Ләкин без 2019 елда бер балалар бакчасын тапшырдык һәм быел 2021 елда 220 балага тагын бер бакча ачу турында карар кабул иттек. Балалар бакчасы эшли, анда да сораулар күп иде, алар акрынлап хәл ителә. Ә мәктәп төзелеше буенча җир кишәрлеге билгеләнде», - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.