2021 елның 3 гыйнварыннан 10 гыйнварына кадәр төгәл һәм табигый фәннәрне өйрәнү белән кызыксынучы 7-11 сыйныф укучылары МФТИның кышкы олимпиада мәктәбендә катнаша алачак. Әлегә кадәр сменалар МФТИ кампусында үткәрелде, әмма быел алар онлайн-форматка күчтеләр. Кышкы сменада математика, физика, химия һәм информатика юнәлешләре ачылачак, аларның һәркайсында алга киткән төркемнәр булдырылган.
Дәресләр графигы тыгыз: көн саен 1,5-2 сәгатьлек 18 пар, ассистентлар белән өй эшләрен индивидуаль тикшерү, лаборатория һәм гамәли дәресләр, фәнни-популяр лекцияләр. Әмма күңел ачу чаралары да планлаштырылган.