14 декабрьдә "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Зур тәнәфес" мәктәп укучылары конкурсы бергәлегендә "Урбанистика һәм шәһәр төзелеше" дигән яңа тематик атналык старт алды. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.
Дүшәмбе көнне, 14 декабрьдә, атналык Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Максим Егоров үткәргән "Заманча шәһәр - кешеләр өчен" онлайн-лекториясе белән башланып китте.