21-23 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында туган - чуаш, удмурт, мари һәм мордва телләре һәм әдәбияты буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы йомгаклау этабы узачак.
Олимпиада сәләтле укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның сәләтләрен алга таба үстерү, Татарстан мәктәпләрендә туган телне һәм әдәбиятны укытуны камилләштерү максатында уздырыла. Олимпиадада республиканың 17 муниципаль районыннан 9-11 нче сыйныф укучылары катнаша. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 23 декабрьдә булачак.