14 декабрьдә ТР Мәгарифне үстерү институты Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе белән берлектә “PRO.спорт” брифингы үткәрде. Әлеге чарада чакырылган кунаклар, укытучылар һәм тренерлар, студентлар, кызыксынучы затлар, ТР Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре катнашты. Брифингның максаты: яшьләрне, шул исәптән авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерләрне физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.