Казанның «Адымнар» комплексына республика ресурс үзәге статусы биреләчәк

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Казанның «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплексына полилингваль белем бирүнең республика ресурс методик үзәге статусы биреләчәк. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында билгеле булды.

"Без полилингваль комплексларның белем бирү процессын методик яктан тәэмин итәргә тиеш. Күптелле белем бирү комплексларының ресурс методик үзәге Казанның “Адымнар - белем һәм татулыкка юл” мәгариф комплексы булачак. Укытучылар компетенцияләрен тулыландыру буенча методик эш дәвам итәчәк. Полилингваль комплекслар тәҗрибәсен таратачакбыз», - диде ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International