"Яшь профессионаллар" конгрессында профмәгариф системасын модернизацияләүнең төбәк программалары турында фикер алышачаклар

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

17-18 декабрьдә Россия Мәгариф министрлыгы "Яшь профессионаллар" XIV Халыкара конгресс уздырачак. Ул катнаш форматта узачак, катнашучылар чарага онлайн-форматта да  кушыла алачак.

Эшлекле программа барышында катнашучылар урта һөнәри белем бирү системасын үстерүне камилләштерү һәм стимуллаштыру, эш бирүчеләр белән үзара хезмәттәшлек итү проектларын гамәлгә ашыруның уңышлы тәҗрибәсен ачыклау һәм һөнәри белем бирү системасын модернизацияләүнең уңышлы региональ программаларына игътибарны арттыру мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International