«Имин юл - 2020» Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

2020 елның 15 декабрендә «Балаларга - имин юл» IV Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Ул - юл хәрәкәтендә катнашучыларның социаль җаваплылыгын формалаштыру максатыннан төзелгән балалар һәм гаилә иҗат проектлары конкурсы.

Проект ел саен гамәлгә ашырыла, 2017 елда Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы, иҗтимагый оешмалар һәм бизнес партнерлыгында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелә башлады.

Агымдагы елда конкурска 2940 эш килде. Аларның 1860ы мәгариф оешмалары командаларыннан, 1080 - гаилә командаларыннан.

Җиңүчеләр исемлеге http://zabezopasnost.com/ сайтында, шулай ук "Имин юл" порталында бастырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International