30 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр Казан шәһәре гомуми белем бирү оешмаларының башлангыч сыйныфларында белем алучы 3 300 кече мәктәп яшендәге балалар өчен (7-9 яшь) сыгылмалы күнекмәләргә өйрәтү буенча (Soft Skills) мәгълүмати-уен курсы дәресләре үткәрелде.
Әлеге курсның төп бурычы - балалар һәм яшүсмерләрне иртә профориентацияләү. Дәресләр “Ак Барс Арена” стадионы территориясендә урнашкан “КидСпейс” балалар һөнәр шәһәре уен станцияләрендә үткәрелде. Балалар шәһәренең уен станцияләренең эше, барлык эпидемиологик чараларны исәпкә алып, берничә ташкында оештырылды.