Татарстанлылар «Баскетбол грамотасы» Бөтенроссия онлайн-тестында катнаша ала

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Укучыларга, ата-аналарга, физик культура укытучыларына һәм барлык спорт сөючеләргә «Баскетбол грамотасы» Бөтенроссия онлайн-тестында катнашырга тәкъдим итәләр.

“Баскетбол грамотасы” - баскетбол уены барлыкка килү көненә багышланган беренче Бөтенроссия онлайн-тест һәм ул 21 декабрьдә узачак. Ул баскетбол тарихы, совет һәм Россия баскетболы тарихы, милли баскетбол ассоциациясе, баскетбол терминнары, кагыйдәләре, исемнәр һәм затлар кебек темалар буенча сораулардан тора.

Катнашучылар баскетболның кайда барлыкка килүен һәм беренче баскетбол матчыннан соң нинди үзгәрешләр кергәнен беләчәк. Онлайн-тестта катнашу өчен, test-basket.ru сылтамасы буенча узарга кирәк. Тест тәмамлангач, шунда ук нәтиҗә билгеле булачак, шулай ук хаталарны ачыклау мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International