Дүрт IT-лицей укучысы Талантлар Университетының Проект олимпиадасында җиңү яулады. Алар социаль, инженер-конструктор һәм эшкуарлык юнәлешләрендә иң яхшылары булды.
Финалда олимпиаданың читтән торып һәм көндезге этапларын узган егетләр-кызлар, Rukami түгәрәкләр хәрәкәте проектлары бөтенроссия конкурсының төбәк этабы финалистлары, шулай ук «Сириус. Җәй» проектында катнашучылары көч сынашты. Төрле юнәлешләр буенча барлыгы 34 проект тәкъдим ителде. Һәр юнәлештә катнашучылар өч категория буенча ярыштылар: «Джуниор» (укучылар), «Мастер» (студентлар) һәм «Профи» (эшләүче яшьләр).