Бөтенроссия проекты булган «Киләчәк укытучысы. Студентлар» конкурсында катнашу өчен 2021 елның 25 гыйнварына кадәр заявка бирергә мөмкин. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Бәйгедә бакалавриатның 3-4 курсларында яисә магистратураның 1-2 курсларында укучы студентлар катнаша ала.
Конкурс «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.