Арчада «Үсеш ноктасы» санлы һәм гуманитар профильле үзәкләре булган мәктәп директорлары очрашуы узды

2020 елның 19 декабре, шимбә

16 декабрьдә Арчаның 6 нчы урта мәктәбе базасында мәктәп директорлары өчен республика семинары узды. Семинар 2020 елда  «Үсеш ноктасы» санлы һәм гуманитар профильле үзәкләр булдырылган һәм эшли башлаган мәктәп җитәкчеләре өчен үткәрелде.  

 «Үсеш ноктасы»нда белем алучыларның заманча компетенцияләрен формалаштыру» семинары программасы кысаларында  технология, ОБЖ, робототехника, шахмат, информатика үзәкләренең иң яхшы педагоглары мастер-класслары узды. Мастер-классларда белем бирүнең һәм тәрбиянең яңа ысуллары, гомуми белем бирү программаларының яңартылган эчтәлеге элементлары күрсәтелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International