16 декабрьдә “Талантлар ачу” форумы кысаларында Республика ата-аналар җыелышы узды. Анда Татарстанның 7 меңнән артык ата-аналары, шулай ук әйдәп баручы экспертлар, психологлар һәм остазлар катнашты. Быелгы җыелыш темасы «SOS! Социаль челтәрләр минем баламны йотты!".
Ел саен үткәрелүче ата-аналар җыелышы - бу ачык мәйданчык, анда ата-аналар экспертларга үз сорауларын бирә ала. Җыелышның максаты - ата-аналарга балаларның потенциалын ачуда, гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләр төзүдә, баланың уңышларына ярдәм итүдә иң нәтиҗәле инструментларны күрсәтү.