Татарстан Республикасы Президенты “Куркынычсыз тәгәрмәч” конкурсында җиңүчеләрне котлады

2020 елның 18 декабре, җомга

14 декабрьдә “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2020” Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсы тәмамланды. Чарада Россиянең 85 төбәгеннән 10-12 яшьлек мәктәп укучылары катнашты. Җиңүче - Татарстан Республикасы ЮИД командасы. Аның составына Адилә Гасыймова (121 нче лицей), Ләйсән Шаһиарданова (2 нче гимназия), Данис Рахманкулов (2 нче гимназия) һәм Хәйдәр Хәйретдинов (159 нчы лицей) керде. Гомумкоманда зачетында икенче урынны Севастополь вәкилләре алды, өченче - Калининград өлкәсеннән катнашучылар.

16 декабрьдә җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде. Истәлекле бүләкләрне тапшыру Татарстан Республикасы министрлар кабинетының һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча уртак утырышында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International