14-20 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә “Озарение” профильле сменасы кысаларында биология, химия, география һәм физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы алдыннан укыту-тренировка җыеннары узачак.
Уку-тренировка җыеннарында 9-11 сыйныфлардан 100 гә якын укучысы катнаша, алар 2020-2021 уку елының муниципаль этабында, шулай ук 2019-2020 уку елының Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүче һәм призёр булдылар.