Тәтеш районы укучылары республикакүләм бәйгедә уңышка иреште

2020 елның 18 декабре, җомга

Тәтеш районының Олы Тархан мәктәбе укучылары барлык каршылыкларны җиңеп, финалга чыкты.

Балалар һәм ­алар­ның җитәкчеләре әй­түенчә, алар өчен бу кө­тел­мә­гән­чәрәк булган, чө­нки зур шәһәрләрдәге ­мәк­тәп­­ләр белән ярышу чынлап та авыр. Бәйге биш белем блогын үз эченә алган. Мәктәп ­укучылары бәйге биремнәрен үтәп, команданың видео­кү­ре­­­нешен әзерлә­гән­нәр, үзи­дарәнең социаль проектын тәкъдим итүне әзер­ләгәннәр, шул исәптән инфографиканы да файдаланганнар (аларның проект сыйфатында “Олы тәнәфес” дигән мәктәп гәҗите алынган), мәктәпнең Инс­таг­рам-аккаунтында туры эфир­да тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Равил Бускин белән аның “Олы Тарханның танылган йөз солдаты” исемле китабы турында әңгәмә корганнар, ә мәктәпнең укучылар үзидарәсе президенты Данил Куркин уртак проект­ны “Зум”  мәйданчыгы аша яклаган.

“Әлеге абруйлы респуб­лика бәйгесендә катнашырга 122 команда чакырылган иде, күпчелеге – шәһәрнекеләр – дип уртак­лашты Олы Тархан урта мәктәбе ­директоры Расих Шагаев. – Район данын яклау­ны ­авылыбыз мәктәбенең педагог-оешты­ручысы Фә­ния Рәхмә­туллина җитәк­челегендәге активист­лар­га ышанып тапшырдык. Ярышның йомгаклау этабында җиңүче 6 команда билгеле булды, алар арасында безнекеләр дә бар. “Ышанычлы старт!” номинациясендә балаларга уңыш елмайды. Алар бердәм, дус команда булу­ларын расладылар – Миләүшә Әбелханова, Сергей Егоров, Ранис Исха­ков, Данил Куркин, Салават Минаҗев, ­Дарья Россеева, Далер Сидиков, Ильмир ­Чумарин лаеклы чыгыш ясадылар. Безнең “Бергәләп сәләтле!” дигән шигаребез үзен аклады”.      
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International