Казанның мәгариф учреждениеләре хезмәт күрсәтүләргә бәйсез бәя бирү узды. 308 мәктәпкәчә учреждение, 166 муниципаль мәктәп һәм 49 өстәмә белем бирү учреждениесе бәяләнергә тиеш иде.
Учреждениеләр оешма турында мәгълүматның ачыклыгы һәм һәркем файдалана алырлык булуы; хезмәт күрсәтү шартларының уңайлылыгы, шул исәптән көтү вакыты; белем бирү оешмасы хезмәткәрләренең яхшылыгы, ихтирамлылыгы; хезмәт күрсәтү шартлары белән канәгатьлек; инвалидлар өчен хезмәт күрсәтүләрнең һәркем файдалана алырлык булуы кебек күрсәткечләр буенча бәяләнде.
Сыйфатны бәйсез бәяләү нәтиҗәләре сайтта урнаштырылган, дип хәбәр итә Казан Мәгариф идарәсе.