ФИПИ БДИ һәм ТДИга мөстәкыйль әзерләнү өчен материаллар бастырды

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) үзенең рәсми сайтында "Әзерлек навигаторы" дигән яңа бүлек ачты, анда укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә мөстәкыйль әзерләү өчен материаллар бастырылачак.

Бүлеккә "ТДИга мөстәкыйль әзерлек Навигаторы" һәм "БДИга мөстәкыйль әзерлек Навигаторы" керә. Әлеге бүлектә БДИ һәм ТДИга мөстәкыйль әзерлек өчен барлык фәннәр буенча тәкъдимнәр бастырылган. Алар 2021 елның апреленә кадәр яңартылып торачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International