Көллият һәм югары уку йортлары укытучылары һәм методистлары цифрлы технологияләр өлкәсендә квалификация күтәрү өчен бушлай IT-курслар уза алачак. Курслар "Иннополис" университеты базасында оештырылачак.
РФ хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин бу максатларга субсидия бирү тәртибе турында карарны имзалады.
Министрлар Кабинетының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, мондый курсларда укытучыларны белем бирү программаларында цифрлы технологияләрне кулланырга, профильле дисциплиналар укытканда "цифра" кулланырга өйрәтәчәкләр. Бу белгечләрнең IT-грамоталыгын арттырачак.