Татарстанда укытучыларның квалификациясен бәяләү буенча ике үзәк ачылачак

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

24 декабрьдә Казанда  «Мәгариф» илкүләм проекты буенча педагогларның һөнәри осталыгын өзлексез арттыру һәм квалификациясен бәяләү буенча ике үзәк ачылачак. 

Укытучыларның һөнәри осталыгын бәяләү үзәгенең төп бурычы укытучылар һәм җитәкчеләрнең квалификациясен бәйсез бәяләү, һөнәри стандартларга җавап бирүен тикшерү булачак. Ул Казанның Авиатөзелеш районында төзелгән.

Укытучыларның һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәге Казан федераль университетының структур бүлекчәсе буларак булдырыла. КФУ үзәгендә һөнәр осталыкны арттыруның, индивидуаль белем бирү маршрутларын төзүнең яңа программалары гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International