Татарстанда 2021 елда «Демография» проекты буенча 13 балалар бакчасы төзеләчәк

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Татарстанда 2021 елда «Демография» илкүләм проекты буенча 13 балалар бакчасы төзелеше ниятләнә. Бу хакта журналистларга матбугта конференциясендә мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

13 балалар бакчасында 2290 урын булыр дип көтелә.

«Бакчаларда ясле төркемнәре дә булачак. 66 төркемне үзгәртеп корып, тагын өстәмә урыннар булдырылачак. Интенсив төзелеш барган микрорайоннарда балалар бакчаларында, мәктәпләрдә дә яңа урыннар өстәләчәк», — дип белдерде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International