Киләсе елда Татарстанның 114 мәктәбендә "Үсеш ноктасы" санлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре ачылачак. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, быел "Үсеш ноктасы" үзәкләре республиканың 42 авыл мәктәбендә ачылган. "Бу проект буенча ОБЖ, информатика, технология кабинетларын заманча җиһазлар белән җиһазландырдылар, шахмат зоналары булдырдылар. Шахмат зоналары Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә диярлек булдырылачак ", - диде ул.