Укучылар авиация сәнәгате һөнәрләре белән танышачак

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

23 декабрьдә Мәскәү вакыты буенча 11:00 сәгатьтә «Һөнәр шоу» проектының Бөтенроссия ачык дәресе узачак, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы.

Ул авиация сәнәгатенә багышланган һәм "Очабыз!" дип атала. Проект Мәгариф министрлыгы тарафыннан Россия мәгариф академиясенең балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты һәм һөнәри белем бирүне үстерү институты белән берлектә тормышка ашырыла.

Яңа чыгарылышта сүз авиация тармагын үстерү перспективалары һәм анда эшләү өчен кирәкле компетенцияләр турында барачак. Укучылар командалары авиация техникасы әйберләрен җитештерү буенча ярышларда катнашачак: катнашучыларга мөстәкыйль рәвештә самолет моделен әзерләргә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International